Дәваханәсенең йогышлы авырулар кабинетыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзер район буенча ВИЧ йоктырган 89 кеше исәптә тора.

Аларның икесе ир-ат һәм тагын икесе хатын-кыз. Район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Диләрә Газизова белдерүенчә, дүртесе дә хезмәткә сәләтле яшьтә, гадәти тормыш белән яшәүчеләр.
Авыру барысында да дәваханәгә мөрәҗәгать иткәннән соң ачыкланган. Авыру йоктыруның сәбәбе, инфекция йөрткән партнер белән җенси мөнәсәбәткә керү. Барысына да медицина дәвалавы билгеләнгән.
89 авыручының уртача яшь зурлыгы 30 яшьтән алып 60 яшькәчә, арада балалар да бар.
Өлкәннәрдән, авыручыларның барысы да диярлек чирне йогышлы авыру йөртүче кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү аркасында йоктырган. Ә районда яшәүче дүрт балага ул авыру әнидән күчкән. Табиблар тагын бер кат искәртәләр: вич авыру кешенең каны, җенси сыекча һәм ана сөте аша йога, ул кул биреп исәнләшкәндә, бер савыттан ашаганда, төрле бөҗәкләр аша, бассейнда коенганда һәм башка гигиена кагыйдәләре үтәлмәгәндә йога алмый. Саклануның иң ышанычлы юлы – контрацепия булып кала.
Ә инде ВИЧ инфекция йоктырган очракта, билгеләнгән препаратларны даими куллану озак еллар гадәти тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта дәвалану организмның вирусны көчсезләндерү аркасында, кешеләргә йоктыру куркынычын да азайта.
Нет комментариев