Буада һава торышы: 2 градус җылы көтелә
Бүген Татарстанда температура фонының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Көндез явым-төшем бик аз, төнлә яуган кар туктаячак. Төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с тизлектә җил фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак. Көннең якты вакытында һава −2, +2 градуска кадәр җылыначак , дип хәбәр итә метеорологлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев