Хәзерге вакытка объектның гомуми әзерлек дәрәҗәсе 57% тәшкил итә.
Районның мәгариф бүлеге бинадасында реставрация эшләренең яңа этабы башланды.
Объектның гомуми мәйданы — 980 кв. метр. Хәзерге вакытта белгечләр түбәндәге юнәлешләр буенча актив эш алып баралар:чормасы сүтелә (бу эш 85% ка үтәлгән), бина фасады торгызыла (45% ка әзер), тышкы һәм эчке диварлардагы ярыкларны тутыралар (инъецирование), бу эш 80% ка башкарылган, грунт өстендә монолит плита урнаштыру 95% ка тәмамланган, тәрәзәләр кую 75% ка үтәлгән.
Хәзерге вакытка объектның гомуми әзерлек дәрәҗәсе 57% тәшкил итә. Ремонт барышында фундамент ныгытылды, бинага су үткәрмәслек катлам ясалды, иске тәрәзәләр, түшәмнәр һәм идәннәр сүтеп алынды.
Ремонт эшләренең сыйфаты һәм срокларда тәмамлануы район өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки бу учреждение — районның белем бирү системасы үзәге.
Нет комментариев