Буада Республика һәм шәһәр бәйрәмендә Татарстанга багышланган җыр премьерасы яңгыраячак
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Республика һәм шәһәр бәйрәмендә Татарстанга багышланган җыр премьерасы яңгыраячак

Аны Ленар Салихов башкара.

“Татарстан – хисләр ташкыны” дип аталган өр-яңа җырның көен Буадан  үзешчән җырчы һәм композитор  Ленар Салихов һәм сүзләрен якташыбыз - Әлмәт шәһәрендә яшәүче Алфред Фәсхетдинов язган. Бу җырны алар буалыларга Республика һәм шәһәр көне уңаеннан бүләк итә. Җыр беренче тапкыр авторларның берсе Ленар Салихов башкаруында 30 август көнне – Республика һәм шәһәр бәйрәмендә яңгыраячак.  

 


Нет комментариев