Күптән түгел исерек килеш рульгә утырган җиде йөртүчегә карата суд карары укылды.
Районның юл куркынычсызлыгы комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, спиртлы эчемлек кулланып, юлга чыккан 1991 елгы йөртүче ир-атны инспекторлар шәһәрнең Совет урамында туктатканнар. Аңа карата Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе нигезендә беркетмә тутырганнар. Ир үз гаебен таныган һәм суд утырышына килгән. Ул 1,6 елга траспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, өстәвенә 45 мең сум штраф түләгән.
Мондый җәза Саратов өлкәсендә яшәүче 23 яшьлек егеткә дә бирелгән. Аның юлын юл тәртибе сакчылары шәһәрнең Энергетиклар урамында бүлгәннәр. Тагын берсе – 1976 елгы буалы исерек килеш шәһәр буйлап йөргәндә тоткарланган. Аңа да суд карары укылган.
Чираттагысы – 47 яшьлек ир-ат Казан-Буа-Ульяновск трассасында хәрәкәт иткәндә килеп “капкан”. Ул да административ җәзага тартылган. Шулай ук салмыш килеш Апастан Буага килгән 30 яшьлек йөртүче дә ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, штраф та түләячәк.
Суд карары укылган тагын ике йөртүче дә – буалылар. Беренчесе – 34 яшендә, аны Күл Черкене авылында, икенчесен – 51 яшьлек ирне шәһәрнең Космовский урамында тоткарлаганнар.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев