Буада СВОда катнашучыларны эшкә алуга квота бирелә
Кичә, бүген, иртәгә

Буада СВОда катнашучыларны эшкә алуга квота бирелә

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннары квоталана.

“Татарстан Республикасының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” дәүдәт казна учреждениесенең Буа районы буенча бүлеге начальнигы Рәзинә Усманова белдерүенчә, моны таләп итүче Татарстан Республикасының 2026 елның 25 апрелендәге «Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау турында» гы 23-3РТ номерлы Законы 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннарына квота аңа туры китереп билгеләнә. Республика территориясендә эшчәнлек алып баручы һәм 200 кешедән артыграк хезмәткәре булган эш бирүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә кабул итү өчен квоталана торган эш урыннары санын һәр кварталның беренче аеның беренче числосына билгелиләр. Ул алдагы кварталда хезмәткәрләрнең уртача исемлектәге саныннан чыгып, хезмәткәрләрнең уртача исемлектәге санының бер проценты күләмендә булырга тиеш.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен квоталана торган эш урыннары санын исәпләгәндә махсус хәрби операциядә катнашучылар категориясенә кертелгән хезмәткәрләр биләгән эш урыннары саны һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 351.7 маддәсе нигезендә хезмәт килешүләренең гамәлдә булуын туктатып тору чорына махсус хәрби операциядә катнашучылар артында сакланган эш урыннары саны исәпкә алына.

Эш бирүчеләрдән ай саен, отчет чорыннан соң килә торган айның 10 числосына кадәр, махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу квотасының үтәлеше турында мәгълүматны Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең https://portal.tatartrud. ru/EE/ интерактив порталында урнаштыру таләп ителә. Квотаны уртача исемлектәге саны 200дән артык булган оешма-предприятиеләр үтәргә тиеш.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев