Сыйфат атналыгы кысаларында Буа шәһәренең күпфункцияле үзәгендә килүчеләр өчен консультация өстәле узды.
Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева тарафыннан Роспотребнадзорның әйдәүче белгече Эльвира Шамионова белән берлектә оештырылды.
Акциянең төп максаты - кулланучыларның хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнар таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә халыкның хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрү. Очрашу барышында Буа халкына «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының һәм аерым төр товарларны сату кагыйдәләренең төп нормалары аңлатылды. Белгечләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә урнашкан гражданнарның сорауларына тулы җаваплар бирде. Алга таба танышу өчен буклетлар барлык килүчеләргә таратылды
Нет комментариев