Буада терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Әлегә бу максатта күпьеллык үләннәр урдырыла. Аның беренче каты 75 процентта җыеп алынган.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 25 июньгә барлыгы 14653 тонна сенаж базланган, 1587 тонна печән төргәкләнгән. Сенажның иң күбе – 6122 һәм 5803 тоннасы шул чагыштырмада “Заря” һәм “Авангард” агрофирмаларында әзерләнгән. Печәннең 1290 тоннасы фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә. Һәр шартлы баш терлеккә 4,9 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән. “Ямбулат”та һәм “Заря”да ул 7 һәм 8,2 центнерга тиң.
Хуҗалыкларда үсемлекләрне саклау эшләре дә дәвам итә. 97648 гектарда алар чүп үләннәренә каршы гербицидлар, 21679 гектарда коркычларга каршы инсектицидлар, 39337 гектарда авыруларга каршы фунгицидлар белән эшкәртелгән. 100 мең гектарга якын мәйданда үсемлекләр яфрактан, 50 меңнән артык гектарда тамырдан тукландырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев