Хәзер аларга видеоролик әзерләргә тәкъдим ителә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр итүенчә, икенче этапка үтүчеләргә видеролик ясарга өч тема күрсәтелә: “Сыйфатсыз техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару өчен яңа кагыйдәләр”, “Куркынычсыз сатып алабыз: этикетканы ничек грамоталы укырга һәм товар сайларга”, “Интернет-магазинда сатып алынган сыйфатсыз товарны ничек кире кайтарырга”. Видео MPEG4, MP4, WMV, AVI, MOV форматта, кадрлар горизонталь булырга тиеш. Видеороликның дәвамлылыгы 300 секнудтан артмасын.
Видеороликта тема, авторның исеме, фамилиясе, атасының исеме, мәктәбе, сыйныфы, муниципаль районы күрсәтелгән мәгълүмати заставка булырга тиеш. Аны төшергәндә һәм монтажлаганда махсус программалар һәм видеореадктор инструментлары кулланырга рөхсәт ителә. Облако Mailда, Яндекс Дискта, Google Дискта сакланган видеороликларга сылтамаларны zpp.olimpiada@tatar.ru адресы буенча җибәрергә кирәк булачак.
Икенче этап 2026 елның 26 октябреннән 4 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Нет комментариев