Буадан һәвәскәр бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов җиләк үрчетү сере белән уртаклаша
Буадан һәвәскәр бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов җиләк үрчетү сере белән уртаклаша
“...Бакча җиләген күбәйтү өчен, быел суган үскән җирне сайладым. Суганны чирәм бозып (сөреп) утырткан идек. Тик ял иткән җир булса да, җиләк астына ашлама кертү кирәк. Гадәттәгечә, нитрофоска кулландым. NPКсы тигез күләмдә. Азот беренче елында кулланылса, фосфор һәм калий туфракта запас белән кала баралар. Бер сотыйга 6,5-7 кило чамасы кирәк дип саныйм. Терлек булмаганлык белән, үзебезнең бакчада ясалган компост күбрәк бәрәңгегә тотыла. Ә читтән туфрак кертүне куркыныч эш дип саныйм. Нигә икәненә комментарий бирәсем килми. Калган микроашламалар - су белән сибелә торган бор, марганец, тимер һ. б., җәй дәвамында сыемда катнашма ясап куела. Аның өчен 1,3 тонналы сусаклагычны кулланам. Алар аерым культуралар өчен ясала. Җиләк һәм башка культуралар өчен, саклану чаралары буларак, водород перекисы, бакыр купоросы, ХОМ препараты кулланыла. Болар минем химик арсеналда төп рольдә. Шулай итеп, суган җиренә, чистартып, чүпләрен җыеп алгач, тигез итеп нитрофоска сибелде. Беренче кабат сөрү 20 см чамасында булса, икенчесе 25 тән тирәнрәк. Шуннан соң, җир туйганчы, 25-30 см га үткәнче, су сибелә. Жир өлгерүгә, утыртуга калдырыла. Чөнки утыртылачак үсентеләр басылмаган җирдә ул утырганда өскә чыгып калачак. Жиләкнең розеткасы җир белән тигез булса яхшырак. Менә шулай итеп бүген әзерләнгән җир 15-20 августка өлгерер дип уйлыйм. Аңа кадәр җиләк үсентеләре махсус савытларга утыртылды инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев