Укытучы хезмәтенең асылы да шунда, дип саный ул.

Лилия Шәкурова кебек кешеләр турында “стержень бар анда”, диләр. Һәрвакыт зәвыклы киенгән, үз-үзенә ышанычы булган чибәр бу хатын-кызны халык агымында күптән “күреп алган” идем. Ә Укытучы көне уңаеннан язмам герое булгач, Лилия Зәйнулловнаның тагын бик күп күркәм якларын ачтым.
Укытучыларыма карап ...укытучы булдым.
- Сездә мин җитәкче, һичьюгы урынбасар сыйфатлары күрәм, ә Сез шундый кадрларны әзерләүне, тәрбиләүне хуп күргәнсез. Ничек укытучы булып булып киттегез, - дип турыдан ярып башладым әңгәмәне.
- Укытучыларыма карап, - дип елмайды әңгәмәдәшем. Шәһәрнең Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбендә белем алган Буа кызын Надежда Федоровна Камаева, Равия Сафиулловна Галиуллина, Илһам Хамитович Төхфәтов кебек легендар педагоглар укыткан.
- Алар иң “авыр” балаларны да дөрес юлга бастыра алучы кешеләр иде. Сыйныф җитәкчем Равия Сафиулловна миңа, укучысына, сыйныфта математика дәресләре алып барырга задание бирә иде. Шулай мине укытучы булырга әзерләгән ул, - ди Лилия Зәйнулловна. Өлгергәнлек аттестаты белән Көмеш медаль алган кыз мондый хәер-фатыйха белән туп-туры Казан педагогия иститутына, физика-математика факультетына керә.
Дипломлы белгеч булып кабат Буага кайткач, беренче дәресләрне элеккеге 56 номерлы ГПТУ диварларында бирә.
- Кабат оештырудан соң ГПТУны 83 номерлы СПТУ белән куштылар. Мин дә күчтем. Шул моментта башка урыннарга да эшкә чакырулар алдым, югары вазифаларга да кодаладылар, ризалашмадым, минем фәкать укытучы булып эшлисем килде, - ди әңгәмәдәшем.
“Өем кебек якын”
Еллар үтеп, СПТУ ветеринария техникумына кушылгач, ул чактагы директор Вәгыйзь Сөнгатов гади информатика укытучысында шулай ук җитәкче сыйфатлары күреп ала һәм Лилия Шәкурованы газ җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү бүлеге мөдире итеп билгели. Шундый момент: бүлек бар, студентлар җитәрлек, әмма җәелеп эшләрлек бина да, кабинетлар да юк. Ниһаять 2015 елда бина биреп, яса, матурла, уңайлы ит, дип, киң офыклар ачалар “газмонтаж” бүлеге мөдире алдында.

Бина Лилия Шәкүрованың коллегаларының фикерләрен исәпкә алып башкарган эскизлары һәм сызымнары буенча ясала. Розеткаларны кайда урнаштырырга, кабинетны нинди зурлыкта ясарга, кайда лаборатория кирәк, кайда юк - барысы да төптән уйланыла. Подрядчылар әлеге сызымнар-эскизларны файдалана.
- Аннары күп җиһазлар сатып алынды. Җиһазлауда элеккеге һәм читтән торып укучы студентларыбыз күп ярдәм итте, - ди мөдир.
Монысы бер, ә яңа вазифада бөтенләй таныш булмаган, алай гына да түгел ир-ат эше дип саналган юнәлешне ничек үзләштерергә?! Булдырып чыгып буламы, дип, азрак икеләнгәндә Лилия Зәйнулловнага Вәгыйзь Сәгыйтовичның акыллы киңәше гүя этәргеч бирә. “Мин директор, ә техникум әллә ничә юнәлештә укыта. Аларның барысын да алдан белү мөмкин, дип уйлыйсызмы? Төшенергә, өйрәнергә кирәк, үз чираты белән барысы да җайга төшәчәк” - ди ул.
- Үзем өчен үрнәк булган җитәкченең бу сүзләреннән соң ныклап уйладым, күп укыдым, күп яңалык белдем. Миңа якынрак булган инженерлык графикасы һәм проектлау фәннәрен укытырга алындым, шушы унөч елда укыттым да, укыдым да, - ди Лилия Шәкүрова. Ә кул астына коллектив туплауны Лилия Зәйнулловна шулай хәл итә: иң уңышлы элеккеге студентларын укытырга чакыра. Педагогик составта үзара аңлашу, бердәмлекнең нигезе - шуннан. Шулай ук техникумның бүгенге җитәкчесе Илдар Мәҗитович Гыйниятуллинның да ярдәмен, хуплавын тоеп эшлиләр.

2023 елда Лилия Шәкүрова өчен яңа “юл яру” - техникумга мәгълүмати системалар һәм программалаштыру юнәлешләре буенча укырга студентлар кабул ителә башлый. Бу юнәлештә белем бирүне дә аңа тапшыралар. Быел программаучыларның беренче чыгарылышы.
- Хәзер инде җимешләре дә бар. Газчылар “Профессионаллар” чемпионатында Мәскәүдә ничә тапкыр икенче урын алып кайттылар. IT-юнәлештә ике студент республикада дүртенче урын алды, әле дәвамы булыр, - дип йомгак ясый укытучы.
Юл яру турында сүз чыккач, Лилия Шәкуровага әле районда беренчеләрдән булып монитор, клаватируадан башлап халыкны компьютер грамотасына укытырга туры килүен дә әйтми калып булмый. Шул исәптән пенсионерларны да.
- Иң олы укучым 80 яшьтә иде, өйрәнде, - дип искә ала ул.
“Дөрес “ачкыч” табарга”
Ә менә 34 еллык педагоглык эшчәнлегендә Лилия Зәйнулловнага гел яшүсмерләр белән эшләргә туры килә. Сер түгел, уку йортына гел яхшы, тәртипле укучылар килә, дп тә әйтеп булмый. Мәктәптә “ачылмый калган”, гаиләсендә аңлау тапмаган балалар да була.
-Беләсезме, минем өчен беренче чиратта укучының отличник булуы түгел, ә һөнәр алып, матур гаилә корып, аны тәэмин итеп яшәрлек булып формалашулары мөһим. Кемнең башыннан сыйпарга, кемгә катгыйрак әйтергә туры килә, ачкыч һәр балага бер төсле түгел. Әмма мин аларның һәрберсенә тигез карарга тырышам, - ди педагог.
Еллар аша студентларының рәхмәтен еш ишетергә туры килә аңа. Ә кайчакта элеккеге укучылары балаларын укытырга китерәләр. “Минем өчен бу мизгелләр бар нәрсәдән кадерле. Шунда мин укытучы булуымның мәгънәсен, әҗерен күрәм”, - ди Лилия Зәйнулловна. Бу сүзләр йөрәкнең үзе аша үтеп яңгырый төсле тоела миңа.
Күптән түгел минем героема “Татарстанның атказанган укытучысы” югары исеме бирелде.
- Бу зур дәрәҗә, үзегезне ничек хис итәсез?, - дим аңа.
- Бервакытта да югары исемнәргә омтылмадым. Әмма бөтенләй таныш булмаган кешеләр, ишетеп, котлыйбыз, Сез бу исемгә лаек, дигәч, күңелгә рәхәт булып китә, - ди педагог.
“Мин бәхетле!”
Әлбәттә, һәр кеше артында аңлаучы “тылы” булмаса, эшкә болай күңел бирү мөмкин түгел. Бу яктан Лилия Зәйнулловна чын мәгънәсендә бәхетле. Ире һәм кызы – зур терәге. Әмма һөнәрен чын мәгънәсендә яратучы укытучыларда шундый “авыру” бар: үзләрен тулысынча чит балаларга багышлыйлар, ә үзләренекенә кайчак вакыт калмый.
- Кызым үскәндә игътибарым җитеп бетмәде бугай, дигән хәвефләнү бар күңелдә. Әмма бу аңа мөстәкыйльлек бирде, көчле булып, тормышта зур уңышларга ирешергә ярдәм итте, - ди ул.

Тәмамлап шуны әйтәсем килә: “Эшкә теләп барсаң, өйгә сагынып кайтсаң, балаларың белән аңлашу булса, бәхет шул була ул”, - дигән иде берәү. Бу сүзләр барысы да минем героема туры килә...
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.

Нет комментариев