Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Сафиевлар Россия күләмендәге марафон призерлары булды

Буадан Сафиевлар Россия күләмендәге марафон призерлары булды

 

Байлар Сабасында  Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы кысаларында оештырылган "Спорт җире" бөтенроссия марафоны узды.

Ярышлар берьюлы берничә дисциплина буенча барды, һәм Сафиевлар һәр балл өчен көрәште. Нәтиҗәдә, алар 2нче урынны яуладылар.

27 июньдә ТРның Саба районында "Спорт җире" бөтенроссия марафонының региональ этабы узды. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы кысаларында оештырылган әлеге чара авыл җирендә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Россия Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина марафонның авыл һәм кече шәһәрләр халкыны берләштерүен, аларны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүен ассызыклады. Катнашучылар ГТО, команда һәм гаилә эстафеталарында үзләрен күрсәтә алдылар. Марафонның финалы сентябрьдә узачак.

Региональ этапта программага спорт һәм мәдәни чаралар, шул исәптән мастер-класслар, ГТО нормативларын тапшыру, көч экстримы, волейбол, мини-футбол буенча ярышлар, шулай ук Ришат Төхвәтуллин концерты да кертелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев