Кем кайда җитәкчелек итәчәге билгеле булды.
Яңа уку елыннан шәһәрнең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясенә Айрат Җәүдәт улы Халиков җитәкчелек итәчәк.

Ул моңа кадәр шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе директоры иде. Ә озак еллар гимназиянең директоры булып торган Линар Бәдретдинович Зиннәтуллин лаеклы ялга китте.

Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе белән идарә итүгә Гөлнара Илһам кызы Рәхмәтуллина билгеләнде.

Аның мәгарифтәге 23 ел эшләү тәҗрибәсе бар.
Яңа билгеләнүчеләргә вазифаларында уңышлар телибез.
Нет комментариев