Буага Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина килде
Кичә, бүген, иртәгә

Буага Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина килде

Бүген иртән Буа мәдрәсәсенә остабикәләр җыелды. Алар биредә Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина җитәкчелегендәге республика делегациясен каршы алдылар.

Наилә ханым белдерүенчә, бу сәфәрнең максаты – райондагы мөслимәләр белән аралашу. Аның сүзләренә караганда, һәр хатын-кыз җәмгыятьтә үз урынын табарга тиеш. Гүзәл затлар үзләренә шөгыль тапсыннар. Моның өчен төрле мәдәни үзәкләр оештырырга була. Тегүгә, чигүгә өйрәтү, һөнәр алу үзәкләре булдырырга кирәк. Кечкенәдән кызларга дини гыйлем белән һөнәри белемне дә бәйләп бирү кирәк, Үскәч, кыз бала дини гыйлеме белән эшкә урнаша алмаса, аның кулында һөнәре була, дигән фикердә ул.

Наилә Җиһаншина соңгы елларда татар һәм мөселман киемнәрен пропагандалау буенча күп чаралар, бәйгеләр узуын, әмма яхшы тегүче, чигүчеләрнең аз икәнен билгеләп үтте.

Өйлә намазыннан соң делегация Күл Черкене авылына барып, Бакый Урманче музеен, төзекләндерелгән мәчетне карыйлар, аннан Бәбки авылында булачаклар


Нет комментариев