Буалы Аделина Бурнашева картлар йортында яшәүчеләрне сөендерде
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы Аделина Бурнашева картлар йортында яшәүчеләрне сөендерде

Аделина үзе Буа кызы, бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә яши.

Ул бирегә ялга кайтып, шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка пешкән ризыклар китерде.

Үзенеке һәм туганнары – Бурнашевларның, Кадыйровларның, Мөхәммәтшиннарның, Мөхетдиновларның һәм Санкт-Петербургтагы дусларының күчтәнәчләре ул. Аделина Бурнашева аларга интернат-йортта яшәүче әби-бабайларны шулай шатландыру идеясын кузгалткан. Үзе ул Санкт-Петербург шәһәрендә хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итә. Йортсыз, иясез калган йорт хайваннары приютына булыша, шулай ук һәр шимбә саен ризык пешереп, авыр тормыш хәлендә калганнарны кайнар ризык ашаталар. Мондый шәфкатьлелек әби белән бабасыннан күчкән, дип уйлый ул.

– Мин алар тәрбиясендә үстем. Әби дә, бабай да барысына ярдәм итәргә генә торалар иде. Ач калган мәчеләрне, этләрне ризыксыз калдырмадылар. Мәчеткә дә йөргәнем истә, дин кешесе бер-берсенә мәрхәмәтле булырга тиеш, дигән гадәт каныма сеңгән. Миңа Аллаһы Тәгалә бирә бит, нишләп ярдәм итмәскә? – дип үзенең фикерләре белән бүлеште.

Үзе белдерүенчә, аңа хәйрия эше гел рәхәтлек кенә бирә икән. Картлар йортында әби-бабайларның аңа чын күңелдән рәхмәт әйтүләре, “кызым”, дип кысып кочаклаулары шатландырган. Әлегә ялда вакытта хәйрия эше моның белән генә төгәлләнмәвен дә әйтеп узды ул. 

Син берне бирсәң, Аллаһы Тәгалә меңе белән кире кайтара, дигән фикердә ул. Киләчәктә Буада да хәйрия фонды булдырырга хыяллана ул.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев