Буалы фанатлар “Рубин” өчен җан атарга Ростов-на-Донуга барды
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы фанатлар “Рубин” өчен җан атарга Ростов-на-Донуга барды

“Ростов” һәм “Рубин” футбол командалары очрашуы 17 август көнне булды.

Казан командасының дистәләгән буалы фанаты, озын юл үтеп, үзебезнең уенчыларга көч бирергә барды. Алар гимнның беренче аккордларыннан алып финал сыбызгы сызгыртуга кадәр туган “Рубин” өчен җан аттлылар.

- Шунда хәтле килүебез, тырышып җан атуыбыз тикмәгә булмады,  уен ничьяга  тәмамланды, - дип язалар фанатлар үз чатларында.

Ә иртәгә тагын юлга: “Рубин” Казанда “Спартак” белән уйный. Фанатлар аларга кушылырга теләүчеләрне чакыралар.  Автобуста бару-кайту түләүсез, диләр.


Нет комментариев