Кичә, бүген, иртәгә

Буалы пенсионерлар Кремльдә, республика Рәисе резиденциясендә булдылар

Эскурсия “Ярдәм янәшә” проекты кысаларында оештырылды.

 

 

Районның ветерннар хәрәкәтенең актив әгъзалары Казанның тарихи урыннары буйлап сәяхәт иттеләр. Алар Казан Кремлендә, Татарстан Рәисе резиденциясендә булдылар, анда Кол Шәриф мәчетен, Благовещенск соборын, атаклы Сөембикә манарасын күрделәр. Шулай ук Казанның “Арбаты” – Бауман урамында йөрделәр.

Автобус-җәүяле экскурсия кысаларында алар Иске Татар, Сукно бистәләрендә, Кабан күле ярында, курчак театрында, “Туган авылым” комплексында, Казан университетында, Ирек мәйданында булдылар.

Әлеге сәяхәт өлкәннәргдә зур тәэсирләр калдырды.


Нет комментариев