Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек өчен ышанычлы сатып алучы эзләү иң кискен торган бурычларның берсе.
Югары көндәшлек һәм логистикада даими үзгәрешләр бизнесны яңа, максималь нәтиҗәле сату каналлары табарга мәҗбүр итә. Татарстан Республикасында андый инструмент эшли инде: Республика маркетинг үзәге (РМЦ) җирле җитештерүчеләр өчен реаль таяныч булып тора.
Платформаның нигезендә – өч үзара бәйле модуль, аларның һәркайсы конкрет мәсьәләне хәл итә. Тәкъдимнәр катало - гы — җирле продукция җитештерүчеләр өчен бердәм витрина. Предприятиеләр биредә үз товарлары турында – авыл хуҗалыгы чималыннан һәм комплектлаучылардан алып катлаулы җиһазларга һәм әзер куллану товарларына кадәр мәгълүматны урнаштыралар. Эре заказчылар биредә, урынга барып тикшерүләргә вакытны һәм ресурсларны сарыф итмичә, республиканың җитештерү потенциалының тулы картинасын алалар.
Ихтыяҗлар каталогы — дәүләт структураларының, система тәшкил ит ү че предприятиеләрнең, МСП вәкилләренең товар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуга запросларын бастырып чыгарган мәйданчык ул. Әлеге этапның үтә күренмәлелеге һәр поставщикка базарның актуаль ихтыяҗын күрергә һәм алар белән үз вакытында эш итәргә мөмкинлек бирә. Сатып алу модуле — системаның хәлиткеч элементы. Нәкъ менә биредә а л г о р и т м н а р а в т о м а т рәвештә ихтыяҗлар каталогыннан запросларны җитештерүчеләрнең тәкъдимнәре белән кара-каршы китереп карый, ә аннары аноним электрон сәүдә үткәрелә. Мондый механизм заказларга тигез якын килүне генә тәэмин итеп калмыйча, процессны максималь объектив ясап, поставщикларны дискриминацияләүгә юл куймый.
РМЦ бигрәк тә сатуның тотрыклылыгы җитештерүнең тотрыклылыгына турыдан-туры йогынты ясаучы тармакларда: азык-төлек промышленностенда (фермерлык хуҗалыкларында, сөт заводларында, перкарняларда, ит деликатеслары җитештерүчеләргә), җиңел промышленностьта (тегү фабрикаларында, аяк киемнәре, тире әйберләре җитештерүчеләргә), химия тармагында һәм полимерлар җитештерүдә (көнкүреш химиясе, буяу материалы, композит сумалалар); металл эшкәртүдә һәм машина төзелешендә (комплектлаучылар, метизлар, махсус техникага запчастьләр); төзелеш материаллары җитештерүдә (кирпеч, коры кушылмалар, ЖБИ, җылыткычлар); югары технологияле җитештерүдә (электроника, оптика, үлчәү приборлар) кирәк. Әгәр сезнең предприятие серияле продукция чыгарса һәм даими рәвештә хезмәт күрсәтсә (шул исәптән клининг, логистики яисә ИТ‑аутсорсинг өлкәсендә), РМЦ сезнең өчен сату базарына турыдан-туры юл ача. rmcrt.ru порталында теркәлү бик аз вакыт ала, әмма шул ук вакытта сату күләмен сизелерлек арттыруга булыша.
Заманча икътисади шартларда мондый инструменттан баш тарту фактта ирекле рәвештә базардагы үз өлешеңне көндәшләргә бирү кебек була. Өстәмә мәгълүмат алу өчен Буа муниципаль район Башкарма комитетының муниципаль сатып алулар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон: 8 (84374) 3‑55‑60. Ильвира КӘБИРОВА, район башкарма комитетының муниципаль сатып алулар бүлеге начальнигы.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев