Буалы хатын-кыз “вак-төяк”тән  матурлык тудыра
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы хатын-кыз “вак-төяк”тән матурлык тудыра

Кул астындагы барлык материаллар эшкә китә.

 

 

И. Мөхәммәтҗанова фотосы.

 

Аяк астында  тибелеп йөргән  әкәләләр,  ботак кисәге, җирдә яткан көзге яфрак...  Бу ыгы-зыгыда кем дә булса игътибар итәме икән аларга. Ә  Альбина өчен бу материал! Алардан бик матур әйберләр килеп чыгачак. Көз, кыш темасына композицияләр, җәнлекләр. Аларны күреп, бу чынлап та шушы без өстеннән атлап узган әйберләрдәнме, дип тел шартлатасың.

Балачак үтте, мавыгу калды

Әлбәттә, бу сәләт Ходайдан сайлап кына бирелә. Укучы иптәшләре дәресләрдән соң  уйнап туймаганда кулына карандаш-пумала тотып тыныч кына рәсемнәр төшереп утырган Альбинага карап әнисе Лилия:

- Раил абыең төсле рәсем ясарга осталыгың бар, - дип  куя иде. Энекәше шулай кулга оста аның. Еллар уза, әмма Альбинаның үскәч тә рәсем ясауга хирыслыгы үтми. Мәктәпне тәмамлагач Казан театр училищесына укырга  керә, рәссам-грим салучы бүлегенә.

- Анда укуның кызыклыгы. Артистларны гримлыйбыз. Образга охшату өчен тырышасың инде. Үзебез сакал-мыеклар тегеп, ябыштырып ясый идек, - дип аерым бер җылылык белән искә ала ул  студент елларын.

Ә аннары... бухгалтер булып эшкә урнаша.  Көннәр буе саннар “сугыштыру”, нәтиҗәләр чагыштыру – бу “дөнья” аныкы түгел икәнен Альбина күптән аңлый инде.  Икенче бәбиен “алып кайтканнан” соң  кабат бухгалтериягә бармаска була.

 Декрет ялын утыргач узган ел яңа энергия белән иҗат итәргә керешә.

И. Мөхәммәтҗанова фотосы

Улы белән парлап иҗат 

- Улым Раян йөргән балалар бакчасыннан   әле бу  “поделканы” ясамассызмы, лип сорыйлар, әле икенчене. Ясыйм. Карыйм, матур гына килеп чыга. Бу миңа “кул язу” кебек булды. Аннары чынлап торып тотындым шул иҗат эшенә, - ди Альбина, елмаеп.

 Икенче улы Раянда да үз сәләте барлыгын сизә: бакчадан кайтканда җирдә кызыграк әйбер күрсә, калдырмый, әнисе урындык кул эшенә утырса, шунда ук килеп җитә. Болай чакта тиктормас малай сәгатьләр буе нәрсәдер ясап утыра. Гөмбәләр, җәнлекләр, кыш бабайлар, натюрмортлар.

- Бигрәк тә кыш һәм көз темасына әйберләр ясарга яратабыз. Идеяләрен кайсын интернеттан алам, кайсы үземнең баштан. Әмма һәр эшкә үземне кызыклы детальләр  кертергә тырышам, - ди Альбина. Инде кул эшләре белән кызыксынучылар да бар хәзер.

И. Мөхәммәтҗанова фотосы

И. мөхәммәтҗанова фотосы

И. мөхәммәтҗанова фотосы

Оста кул иясе белә: эше иң беренче үзенә ошаса, калганнарга да ошаячак.  Ә алар кәеф күтәренке булган, бернәрсә борчымаган мәлдә,  бөтен күңелне биләгән иҗат итү атмосферасында уңышлы килеп чыга. Моның ләззәтен матурлыкы тудыручы үзе генә белә.

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.


Нет комментариев