Районның барлык мәктәпләрендә моңа багышланган Бердәм дәресләр үтте. Укытучылар аларда һәм сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан соң чараларда киберянауларны кисәтүнең төп кагыйдәләрен аңлаттылар. Шәһәрнең 5 номерлы мәктәбендә информатика укытучысы Роман Соловьев 10, 11 сыйныфлар укучылары белән үткәргән дәресләрендә "Зыян китерә торган программалардан саклау", "Социаль челтәрләрдә аккаунтлар куркынычсызлыгы", "Онлайн-түләүләр үткәрүдә куркынчсызлык", "Кибер акча"...
Районның барлык мәктәпләрендә моңа багышланган Бердәм дәресләр үтте. Укытучылар аларда һәм сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан соң чараларда киберянауларны кисәтүнең төп кагыйдәләрен аңлаттылар. Шәһәрнең 5 номерлы мәктәбендә информатика укытучысы Роман Соловьев 10, 11 сыйныфлар укучылары белән үткәргән дәресләрендә "Зыян китерә торган программалардан саклау", "Социаль челтәрләрдә аккаунтлар куркынычсызлыгы", "Онлайн-түләүләр үткәрүдә куркынчсызлык", "Кибер акча" темалары күтәрелде. Шулай ук укучыларның балар һәм яшүсмерләр өчен санлы грамоталылык буенча II Халыкара "Сетевичок-2015" квестында катнашуы оештырылды. Анда җиңүче 10 укучы планшетлар, ярымфиналга чыккан 70е вируска каршы саклау алачаклар.
Фото редакции
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев