Буалылар, сездән фотолар көтәләр
Гаилә архивыннан республикабызның, районыбызның төрле почмакларында төшкән, иң матур урыннар сурәтләнгән фотоларны туган якны өйрәнү музеена китерергә кирәк. Фотоларның үлчәме 15-20 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Фото астына нинди урын, кемнәр төшкән булуын язарга да онытмагыз. Алар 30 августта, шәһәр көнен бәйрәм иткән көндә "Чәчәк ат, Татарстаным" дигән күргәзмәдә урын алачак....
Гаилә архивыннан республикабызның, районыбызның төрле почмакларында төшкән, иң матур урыннар сурәтләнгән фотоларны туган якны өйрәнү музеена китерергә кирәк. Фотоларның үлчәме 15-20 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Фото астына нинди урын, кемнәр төшкән булуын язарга да онытмагыз. Алар 30 августта, шәһәр көнен бәйрәм иткән көндә "Чәчәк ат, Татарстаным" дигән күргәзмәдә урын алачак. Теләгән кешегә фотолар кире кайтарылачак. Ашыгыгыз, фотосурәтләр музейда 29 августка 12 сәгатькә кадәр генә кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев