Буалылар, чәчәкләр конкурсында катнашыгыз!
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, чәчәкләр конкурсында катнашыгыз!

Чәчәкләр бәйрәме — туган шәһәрне һәм район авылларын бизәү, халыкка һәм кунакларга уңайлы һәм эстетик яктан җәлеп итәрлек мохит булдыру, шулай табигатькә, туган якка мәхәббәтне һәм иҗади сәләтне күрсәтү мөмкинлеге.

Катнашуга Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районының предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре, белем бирү учреждениеләре, ТМЖ (торак-милек ширкәте) һәм халкы чакырыла. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Конкурс 2026 елның 21 августына кадәр (бу көнне дә кертеп) үткәрелә. Оештыру комитеты әгъзалары тарафыннан учреждениеләрне һәм оешмаларны бизәүне алдан карау 2026 елның 11 августыннан 21 августына кадәр булачак. Конкурс нәтиҗәләре 2026 елның 30 августында игълан ителәчәк.

Номинацияләр

  1. «Дуслык чәчәкләре» — производство һәм янәшәдәге территорияне иң яхшы чәчәкле бизәү (оешмалар, предприятиеләр, урта махсус уку йортлары).
  2. «Дуслыкның чәчәкле мозаикасы» — белем бирү учреждениесен (мәктәпләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре) иң яхшы чәчәкле бизәү.
  3. «Минем йорт янымдагы чәчәкләр» — шәхси ишегалдын иң яхшы чәчәкле бизәү.
  4. «Төсләр дуслыгы» — Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чәчәкләрдән иң яхшы композиция.
  5. «Минем чәчәкләр дөньям» — күпфатирлы йортның ишегалды территориясен иң яхшы бизәү.
  6. «Чәчәкләр дөньясы» — территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) территорияләрен иң яхшы бизәү.

Катнашу өчен конкурсның оештыру комитетына сайланган номинация буенча гариза тапшырырга кирәк. Гаризалар 2026 елның 21 августына кадәр (бу көнне дә кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Буа шәһәре, Роза Люксембург ур., 155 нче йорт Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Муниципальара Үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет учреждениесе.

Телефон: 8 (84374) 3-23-60 E-mail: bua.bibl@yandex.ru

Электрон хат темасына күрсәтергә кирәк: «ЧӘЧӘКЛӘР БӘЙРӘМЕ».

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев