Буаның баш инспекторы Алмас Кәримов: “Бала маршруты имин булсын»
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның баш инспекторы Алмас Кәримов: “Бала маршруты имин булсын»

Тиздән уку елы җитә.

Мәктәп автобуслары һәм уку йортларына илтүче юллар торышы тикшерелде.

Маршрутта – 18 автобус

Күптән түгел районның юл куркынычсызлыгы комиссиясе традицион рейдка чыкты: алар “Буа АТПсы” автопаркында мәктәп автобусларын тикшерделәр. Муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, шәһәр прокуроры ярдәмчесе Лилия Гыйзәтуллина, район автоинспекция бүлекчәсенең юл-патруль инспекторы Алексей Попов һәм башкалар сафка тезелеп баскан сары автобусларның техник төзеклеген, куркынычсызлык инвентарен, документларны җентекләп карадылар.

– Маршрутка 18 автобус чыга, резервта тагын берсе гаражда тора. Җимерелсә, шунда ук запастагы автобусны җибәрәбез. Йөртүчеләр барлык медицина тикшерүен узып торалар, документлары да тәртиптә. Район автоинспекциясе белән элемтәдә торабыз. Яшь һәм өлкән пассажирларның куркынычсыз юлын бергә кайгыртабыз, - диде АТП хуҗасы Наталья Михайлова.

Аның сүзләренә караганда, бер мәктәп автобусын эксплуатацияләү срогы 10 ел. Аннан соң ул юлга чыгарылмый. Быел әлегә яңа автобуслар кайтмаган, чөнки берсенең дә сроклары чыкмаган.

Комиссиялеләр җентекләп карый торгач, җитешсезлекләр дә табылды. Лилия Рәшит кызы белдерүенчә, кайбер автобусларда аптечкаларда  куллану срогы турында мәълүматлар укылмый, янгын сүндергечләр искергән. Рейд вакытында ук алар яңаларына алыштырылды. Кыскасы, һәрбер транспорт яшь пассажирларын ташырга әзер.

“Йорт-мәктәп-йорт”

Шәһәр юлларын да балалар өчен куркынычсыз итеп төзекләндерү эшләре барды. Район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь, транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Павел Карпов сүзләренчә, быел җәй шәһәрнең Р. Люксембург һәм Гагарин урамнарында юл төзелеше барган. Шул рәвешле, балалар бакчаларына килә торган юллар да өлешчә ремонтланган. Шулай ук районның юл куркынычсызлыгы комиссиясе карары белән юл билгеләре да яңарачак. Алар тиздән 150 данәдә кайтачак. Арада балалар учреждениеләре янындагылары да бар. Кыскасы, иске билгеләр калмаячак. Аннары 2 номерлы лицейга һәм “Импульс” спорт комплексына (анда да балалар күп йөри) бара торган юнәлешләрдә проекцияле җәяүле юлны аркылы чыгу урыны ясалачак, алар караңгыда “янып” торачак. Бу исә автомобильчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә күз күреме өчен бик яхшы. Аннары Космовский-Гагарин, Гагарин-Р.Люксембург урамнары киселеше буйлап мәктәпләргә килүче балаларга юлдан аркылы чыгарга уңайлы булачак. Анда яңа светофорлар алыштырып куярга тиешләр.

Балалар сау-сәламәт булсын

Район автоинспекция начальнигы Алмас Кәримов сүзләренчә, быел  районда 10 ДТП булган, анда 11 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, берсе һәлак булган. Шул юл-транспорт һәлакәтләренең берсендә 10 яшьлек бала каза күргән.

Әлеге авария 10 июль көнне Ташкичү (Тимбай авыл җирлеге) авылы янында була. “Лада Гранта” автомобиле рулендәге 1975 елгы ир-ат идарәне югалта һәм газ җиһазларын саклаучы тимергә килеп бәрелә. 10 яшьлек улы дәваханәнең хирургия бүлегендә дәваланган.

Тагын бер – соңрак булган авариядә, бәхеткә, яшүсмер җиңелчә генә имгәнгән. Башында шлем булуы аны авыр җәрәхәтләрдән саклап калган. Бу хәл 25 июльдә шәһәрнең Ефремов һәм Вахитов урамнары чатында була. 2008 елгы егет мопед белән идарә итеп, светофорның кызыл утына чыга һәм “Лада Гранта” автомобиленә бәрелә.

– Быел балигъ булмаганнарның транспорт белән законсыз идарә итү факты буенча 15 административ эш тутырылды. Яшүсмерләрнең берсенең дә йөртүче таныклыгы юк. Бу сан эчендә мототранспорт, хәтта автомобиль белән юлга чыгучылар да бар. Аларның әти-әниләре һәм үзләре белән дә балигь булмаганнар эшләре буенча комиссия аңлату эшләре алып барды. Баласын мондый хәтәр сәфәргә чыгарып җибәргән өчен өлкәннәр уйланырга тиеш, - диде Алмас Фаяз улы.

Баш инспектор белдерүенчә, уку елы башлангач, рейдлар тагын да күп булачак. Районда 24 августтан алып 6 сентябрьгә кадәр “Игътибар, балалар!” профилактик чарасы уза. Юл тәртибе сакчылары баланы мәктәпкә алып килгәндә һәм алып киткәндә аны автосалонда автоутыргычсыз йөртү-йөртмәү, җәяүле юлны аркылы дөрес чыгу-чыкмау һәм башка очраклар тикшереләчәк. Моннан тыш ДАИ хезмәткәрләре мәктәпләрдәге төрле чараларда, әти-әниләр җыелышында катнашачак. Алмас Кәримов сүзләренчә, балалар иминлегенә карата мондый нык игътибар бу чара кысаларында гына калмый, ул ел буе контроль булачак. Максат – өйдән чыгып киткән бала сау-сәламәт килеш кире әйләнеп кайтырга тиеш.

Әлфинур Йосыпова.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев