Буа районының «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерында ял итүче 45 бала өчен Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары экологик тәртип кагыйдәләре турында танып-белү лекциясе үткәрде.
Балаларга экологик яшәү рәвеше алып барырга, табигый ресурсларны экономияләргә һәм экологик инициативаларда, акцияләрдә катнашу тәртипләре турында сөйләделәр.
Белемнәрне ныгытуда «Табигать белгече» дип аталган экологик викторина ярдәм итте — балалар табигать, хайваннар турында сорауларга һәм калдыклар белән дөрес эш итү кагыйдәләренә җавап биреп, үз белемнәрен уңышлы тикшерделәр.
Чара «Чиста урман» экологик акциясе белән тәмамланды: балалар лагерь янәшәсендәге территорияне чүптән чистартуга чыкты, һәркем район чисталыгына үз өлешен кертте.
Нет комментариев