Менә шул төрле халыкларның дус-тату яшәвен узган атнада район мәдәният йортында узган “Безнең йорт – Татарстан» республика фестиваленең зона этабы тагын бер кат раслады
Дуслык фестивале
Биредә Идел аръягыннан 7 районның сәхнә осталары катнашты. Кечесеннән алып олысына кадәр төрле жанрда чыгыш ясады – җырладылар, биеделәр, музыка коралларында уйнадылар. Аларга бәя кую өчен Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары Казаннан килгәннәр. Чараны баш хөкемдар үзе ачты:
– Республикада төрле милләт вәкилләре бергәл ә ш е п я ш и . Б е з н е ң этномәдәни фестивальдә дә халыкларның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган концерт номерлары булачак. Без аларны карап, бәяләп барачакбыз. Иң яхшылары ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә узучы гала концертта катнашачак, - диде Азат Әнәс улы.

Аннан сәхнәгә төрле милли киемдәге үзешчәннәр чыкты. Алар татар, рус, чуаш, удмурт, мари, грузин халыкларының иҗатларын тамашачыга күрсәттеләр.
Дуслык йорты
Тө р л е м и л л ә тл ә р н е ң берләшеп төрле чараларда катнашу эше буенча районның халыклар дуслыгы йорты шөгыльләнә. Ул 2020 елдан бирле Мәдәни үсеш үзәге базасында эшли. Биредә районда яшәүче төрле милләт халыкларының телен, мәдәниятен саклау юнәлешендә күп көч куялар. Йорт директоры вазифаларын башкаручы Алсу Гыймалдинова белдерүенчә, районда биш – татар, рус, чуаш, әзербайҗан, мордва милли-мәдәни автономия берләшмәләре эшләп килә. Соңгысы әле быел гына оешкан. Киләчәктә удмурт бүлекчәсе дә эшләп китәргә тиеш. Һәрберсенең җитәкчесе бар, алар район, республика, күрше регионнар буенча төрле чаралар уздыралар.
Мәсәлән, татарларныкы – “Татар кызы”, “Татар кызчыгы, татар малае”, сөлге чигү, шәҗәрәләр барлау, чуашлар “Чуаш пики”, “Тахаръял сандугачы” һәм башка бәйгеләр оештыралар. Руслар үзләренең ансамбльләре белән төрле район, шәһәрләрдә чыгыш ясыйлар. Әзербайҗаннар берләшмәсе милли бәйрәмнәренә күршеләрне, дусларны чакырып, кунак итәләр. Алар район Сабан туенда да үзләренең ишегалдын булдырып, кунакларга көнкүрешләрен, биюләрен күрсәткәннәр. Йорт директоры сүзләренә караганда, бу чаралар барысы да алдан планлаштырыла, алар турында утырышларда сөйлиләр, киләчәктә уздыру срокларын билгелиләр. Шулай ук биредә балаларны чуаш теленә өйрәтү өчен Якшәмбе мәктәбе дә эшләп килә. Балалар дигәннән, халыклар дуслыгы йортының сукмагын мәктәп укучылары, студентлар суытмый.

Алар өлкәннәр белән берләшеп, “Россия – халыклар йорты” дип исемләнгән диктант һәм халыкара “Тоталь диктант” язганнар. Анда әзербайҗаннар, үзб әк ләр һәм Беларусь кешеләре дә катнашкан. Туган телдә сөйләм осталыгын арттыру максатында “Халыклар күп – Ватан бер” дигән медиапроекты кысаларында шигырьләр укыганнар.
Аннары мәктәп укучылары, студентлар биредә үткәрелүче кул эшләнмәләре буенча мастер-классларда катнашалар. Мәсәлән, быел төрле милли курчаклар теккәннәр. Район кунакларына күрсәтер өчен күргәзмә оештырганнар. Хәзер дә ул курчаклар үзәкнең фойесында тора, теләгән кеше килеп күрә ала. Киләчәктә милли ашлар буенча да мастер-класс оештырырга җыеналар. Анда студентларны җәлеп итәргә җыеналар, алар үзләренең халкы ризыкларын пешереп килеп, бу хакта сөйләргә тиеш булалар. Кыскасы, районда төрле милләтләр берләшеп яшәргә мөмкинлекләр дә, киләчәккә планнар да зур.
Э л ь ч и н Д о с т у е в , әзербайҗаннар берләшмәсе җитәкчесе:
– Биредә 30 еллап яшим. Буада гомер итәргә калуымның сәбәбенең берсе – мондагы халык үз кешеләредәй кабул итте. Бүгенге көндә дә татарлар, руслар, чуашлар рәхәтләнеп аралашып яшибез. Алар арасында якын дусларым да бар. Минем җитәкчелектәге диаспорада 100гә якын милләттәшләрем бар. Алар белән Сабантуйларда һәм башка чараларда катнашабыз. Район җитәкчелеге дә бер генә гозеребезне кире какканы юк.
Софья Кругликова, Беларусьтан килгән кыз:
– Буада ике еллап яшим. Әтием Дамир биредән, туганнарым да бар. Кечкенә шәһәрдә яшәве ошый миңа. Районда халык кайткан кешеләрне дә яхшы кабул итә. Татарлар, чуашлар, руслар һәм башкалар ярдәм сорасаң, булышалар.
Нет комментариев