Сүз лицей-интернаттан Нилуфар Хәйруллина турында.

Быел районда математикадан иң күп балл җыйган чыгарылышларның укытучылары арасында лицей-интернаттан Нилуфар Хәйруллина исем-фамилиясе әллә ничә тапкыр телгә алынды. Әмир Әхмәтҗановта математикадан 96, Николай Ивановта 90, Матвей Коруновта 82 балл - Нилуфар Азизовнаның быелгы унбер бөртек чыгарылышының өчесе болар. Калганнарының да баллары җитмеш өстендә.
Бу очраклык түгел
Баксаң, аның укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарында, олимпиадаларда югары баллар алуы искәрмә түгел. Узган ел да бер укучысы ЕГЭда 95 балл туплап, районда беренче булган. Сере нәрсәдә, дим, сорашам Нилафур Азизовнадан. Моңа бер яклы гына карап булмый, күп факторлар йогынты ясый, дигән фикер белдерде ул.
- Күп нәрсә балаларның үзләреннән, аларның эшләргә теләге булудан тора. Килешегез, бу бит укучыдан гаять күп хезмәт һәм көч сорый. Шунысы да бар: хәзер унынчы сыйныфка вузларда бюджет урыннарга керерлек белем алырга настрой белән киләләр, - ди Нилуфар Азизовна.
Ул, күпьеллык тәҗрибәсеннән чыгып, хәзер мәгълүмати технологияләрнең күплеген, шуның рәхмәтендә зур күләмле әзерлек алып бару мөмкинлеген искәртә. Әмма асфальтка орлык бәрсәң, ул чыкмый, ди ул. Һәр балада математик башлангыч бар. Кайсыдыр бала мәктәп программасы кысаларында яхшы эшли, кайсы укучы генийларча фән белән мавыга, кайсылары тапкырлау таблицасын белгәнгә дә канәгать.
- Ә укытучылар, миңа калса, барысы да тырышып эшли. Мәсәлән миңа үз предметым иң мөһим фән булып тоела. Мәсәлән, телләр ул мантыйк. Ә мантыйк ул - математика. Хәтта Пушкин да геометриядә шигърияттән ким булмаган кадәр рухлану кирәк, дигән. Мин математиканы һәр укучы белергә, өйрәнергә тиеш, дип саныйм, - ди укытучы.
.jpg)
.jpg)
“Даимилек- минем турында”
Ә Нилуфар Азизовна үзендә укытучылыкка, математикага мәхәббәт шулай ук мәктәптән, укытучылардан килгән, дип саный. Туган як аның өчен, беренчедән, ерак Үзбәкстандагы кояшлы якты, еламаючан кешеләре белән Намангам шәһәре булса, икенчедән, искиткеч укытучылары белән үзе белем алган мәктәбе.
- Алар һәр фәннән шундый тирән кызыклы итеп укыттылар. Безнең өчен икенчел предметлар юк иде. Әдәбиятны, химияне, тарихны, георгафияне бертигез яраттым. Мөгаен шуларга карап укытучы булганмындыр, математикага күңелем аеруча ятканга математик булдым, - ди ул.
Шунда педагогия институтын тәмамлый. Беренче дәресләрне туган мәктәптә бирә. Аннары заманалар болгана башлагач, иренең - Буа егетенең туган ягына күчеп кайталар.

Биредә педагогик эшчәнлеге мәктәптән тыш эшләр үзәгендә башлана. Паралель рәвештә М. Горький мәктәбендә, кичке мәктәптә математика укыта. А. В. Лунчарский исемендәге мәктәптә алдан вакытлыча, аннары даими эшкә керә. Аннары алты педагог, алты укытучы мәктәп-интернат базасына күчәләр. Бер чиректән соң аларга М. Горький исемендәге мәктәп коллективы кушыла. Кайсыдыр вакыт өч коллектив бер мәктәптә эшләргә туры килә – әле бит ул чакта караучысыз калган балалар өчен интернат йорт та шунда.
Һәм бүгенгәчә шушы мәктәптә. Барысын да санап артка борылып карасаң, 35 ел үткән. Шуның төгәл 21 елы сыйныф җитәкчесе сыйфатында да.
- Бишенчедән алып унберенчегә кадәр өч сыйныф озаттым. Миңа даимилек хас бугай, - ди Нилуфар Азизовна. Сыйныф җитәкчесе булуның нинди зур хезмәт булуын, сыйныфта ничә бала, алар артында ничә ата-ана белән эшләргә, һәр укучыны тыңларга, ишетергә, бу яссылыкта үз юлын табарга өйрәтергә кирәклеген үзе укытучы булган кеше генә аңлыйдыр.

Хәер әҗере дә бар. Укытучының өч чыгарылышы да һаман элемтәдә, үзләре киләләр, рәхмәт сүзләре дә әйтәләр. Соңгы чыгарылыштан укучысы Надежда Игошинаның укытучы булып китүенә дә сөенә Нилуфар Азизовна.
Оныклар бар, ә күңел яшь
Шөкер, үз балалары да сөендерә аны. Дөрес алар укытучылар түгел, әмма математик геннары күчкән: кызы һәм улы икесе дә техник вузлар тәмамлап җаваплы вазифалар башкаралар. Шушы вакыт эчендә инде ике тапкыр әби булып куйган. Оныклары инде буй җиткереп киләләр...
Ә Нилуфар Азизовнага карасаң, ул шундый яшь әле, үзе әйтмешли, дөрләп, гөрләп торган мәктәп тормышында, тере организмнар - балалар белән эш итүче укытучының картаерга вакыты да, хакы да юк.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.
Нет комментариев