Аның кысаларында театр студиясе ачылды, спектакльләр куелды.

Быел гыйнвар аенда балалар бакчасы Татарастан Рәисе грантында катнашып, җиңү яулаган иде. Ул Беренчеләр хәрәкәтенең беренчел бүлекчәсенең социаль мөһим проектларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән иде.
Бу дәвердә балалар учреждениесендә театр студиясе ачылды. Анда өч спектакль куелды. Шигырь сөйләүчеләр конкурсы, театр элементлары белән төрле бәйгеләр үткәрелде. Проект үзенең гаять уңышлы һәм кирәк икәнлеген күрсәтте. Ул балаларны сәнгатьле һәм дөрес сөйләргә өйрәтергә булышты.
Проектны гамәлгә ашыруга 150 мең сум бирелгән иде. Әлеге сумма ноутбук, төсле принтер һәм сәхнә декорацияләре сатып алуга тотылды.
Нет комментариев