Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буа районында чыгарылыш кичәләре уза. 20 укучы алтын, 13 укучы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.

Бүген Буа районында чыгарылыш кичәләре уза. 20 укучы алтын, 13 укучы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.

 

Бүген шәһәрнең Үзәк паркында  елның иң дулкынландыргыч һәм иң тантаналы чарасы - 11 сыйныфны тәмамлаучы чыгарылышларны олы юлга озату кичәсе узды. Бүген алар укучылар булып соңгы тапкыр бергә мәктәп бусагасын атлап чыктылар, мәктәп вальсы биеделәр.
Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов  тәбрикләде. Алга табан да уңышлар гына юлдаш булуын теләде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Македонская үз чыгышында быелгы чыгарылышларның белем нәтиҗәләре сөендерүен белдерде. 141 укучы бүген кулларына өлгергәнлек аттестаты алган. Шуларның 20се алтын, 13е көмеш медаль белән бүләкләнгән. Алар үз белемнәренең тирәнлеген исбатладылар диде Наталья Македонская. 

Үзәк паркта һәрбер мәктәп әлеге балга әзерләгән биюен башкарды. Бүген кич укучыларның әти-әниләр һәм укытучылар катнашында чыгарылыш кичәләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев