Очрашу шәһәрнең Р, З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә булды.
Татарстанның Иҗтимагый палата вәкилләре җирле актив белән үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Иҗтимагый палата әгъзасы Алексей Киселев сүзләренчә, Буа районы мондый укулар уздырыла торган икенче мәйданчык булды. Чараның төп бурычы — кешеләрне сайлау участокларында эшләргә әзерләү.
— Без сайлауларның теориясен дә, практикасын да өйрәтәбез. Күзәтүчеләр үз хокукларын һәм бурычларын ачык аңларга, тавышларны санау процедурасын белергә һәм, нинди дә булса хокук бозулар килеп чыкса, аларны грамоталы рәвештә теркәргә тиешләр, - дип билгеләп үтте спикер.
Семинарда катнашучыларга алда торган сәяси көн тәртибе турында искәрттеләр. IX чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар 2026 елның 18-20 сентябрендә Бердәм тавыш бирү көнендә узачак. Бу масштаблы сайлау циклының гадел һәм ачык үтүе нәкъ менә бәйсез күзәтүчеләрнең сыйфатлы эшеннән тора.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев