Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Исәк авылында традицион «Уйнагыз гармуннар» бәйрәме узды

Бүген Исәк авылында традицион «Уйнагыз гармуннар» бәйрәме узды

Әлеге бәйрәмне үзенең туган авылында якташыбыз, Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров белән  җәмгыять активистлары бергә  оештыра. Дистә еллар дәвамында авыл уртасындагы мәйдан Исәк авылы халкын гына түгел, тирә-як районнардан һәм чит төбәкләрдән дә кунакларны җыя. Чөнки ул авыл бәйрәме булып кына калмыйча, гармунда уйнаучы җырга-моңга гашыйкларны да берләштерә. Быел да мәйдан түрендә кулларына гармун тоткан егетләр һәм кызлар бәйрәмнең йөзе булдылар.

Кунакларны иң беренче район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләде һәм ул әлеге бәйрәм белән мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне сакларга ярдәм иткән якташларыбызга рәхмәт сүзләре ирештерде. 
- Бүген авылдашлар, дуслар, туганнар белән очрашырга бер сәбәп бу. Горурланырлык гармунчыларны күрү, аларның уйнауларын тыңлау  үзе бер зур вакыйга. Киләчәген, авылның иртәгәсен кайгырткан якташларыбызга зур рәхмәт. Бик матур бәйрәм бүген,-диде ул. Ирек Закиров  әлеге бәйрәмнең киләчәге булуын, киләсе елларга кулына гармун тоткан, көй сузырга теләге булганнарның катнашуларын теләвен әйтте.

Аннан мәйданда бәйрәмне ачу тантанасы башланды. Мәйданга гармун көйләрен сузып гармунчылар керде. Мәдәни хезмәткәрләре җырлы-биюле тамаша күрсәтте. 

Төрле уеннар, спорт ярышлары башланды. Көрәшчеләр бил алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев