Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республикада яшәүчеләрне аномаль салкыннарда кошларны ашатырга чакырды.
«Безнең хезмәткәрләрнең балалары салкыннарда кече туганнарыбыз турында онытмауны сорый», диелә ведомствоның Телеграм-каналында.
Кошларга өстәмә азык буларак көнбагыш һәм ярмалар ярый.
- Агымдагы атнада республикада -30 градус салкын һава торышы саклана.
Нет комментариев