Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буа шәһәре территориясендә табигатьне саклау законын бозуны җаваплылыкка тарттылар.
Вахитов ур., 124а адресы буенча күчмә тикшерү барышында бинаны җимергәндә калдыклар өеме барлыгы ачыкланды.
Чүп-чарның гомуми мәйданы 32 кв. м, күләме — 15 куб. м. Инспекторлар ачыклаганча, чүплек урнашкан җир кишәрлеге физик затныкы. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 8.2 маддәсенең 1 өлеше буенча беркетмә төзелде, карар чыгарылды һәм штраф салынды.
Экология министрлыгы калдыклар белән эш итү өлкәсендә мондый хокук бозулар өчен гражданнар өчен — 7 000 сумга кадәр, ә вазыйфаи һәм юридик затлар өчен 500 мең сумга кадәр штраф каралуын искә төшерә.
Нет комментариев