Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Газик”-паровоз, кызыл листовкалар. “Буинск-информ” сайтында басылган ике исемсез фото Буада 41 ел элек булган бәйрәмне искә төшерде

“Байрак”та басылган исемсез фотоларның авторы, вакыйгасы, моңа ияреп тагын бик күп нәрсәләр билгеле булды.

Исегезгә төшерәм, авторы язылмаган фоторәсемнәрне, бу Свияжск – Ульяновск тимер  юлы төзелүгә багышланган митингтан түгелме икән, дип тимер юл ветераны Илгиз Нигъмәтуллин алып килгән иде. Бәлки кем дә булса мәгълүмат бирер, дигән өметтән. Беркүпмедән шундый ук фотолар белән альбом күтәреп, шулай ук Буаның күренекле кешесе Рафыйк Җәләлов рәхим итте.

- Фотоларның авторы мин. Бу Буада 1985 елгы 40нчы Җиңү парады, - диде ул, шикләнергә урын калдырмыйча. Аннары эш өстәлемә пергамент кәгазьдә планнар җәеп салды. Шушы парадны үткәрү сценариен. Анда бәйрәм көнне кайсы яктан урамнарны ябарга, трибунаны кая табан этәргә кебек һәр вак-төяктән алып зур хорга ничә күлмәк тектерергә, ветераннарны кайда урнаштырырга,чыгыш ясаучыларга күпме регламент бирергә – барысы да язылган.  Парадны әзерләү һәм оештыру ул чакта партия райкомда инстурктор булып эшләгән 25 яшьлек Рафыйк Галиевичның җитәкчелек үзенә йөкләгән беренче “серьезный” эшләрдән була. Университетта студентлар клубы директоры урынбасары, сәнгать советы әгъзасы булу тәҗрибәсен искә төшереп тотына ул.

- Киңәшмәләрдә зур идеяләр бирүче булмады.  Төп эшнең үземә калганын тиз аңладым. Әмма мин бер “сер” белә идем: чара уңышлы булсын, дисәң, аны тамашачы күзлегеннән карап оештырырга кирәк. Сценарий шуннан чыгып уйланды. Безгә Буа районының Бөек Ватан сугышы вакытындагы тормышын күрсәтергә кирәк иде.  Менә шушы пергамент кәгазьгә җаваплылар фамилияләре, минутлап вакыйгалар агышы, катнашучылар исемлеге теркәлә барды, - ди Рафыйк Җәләлов. Шуңа нигезләнеп дәфтәр битләренә сценарий басыла. Рафыйк Галиевич кулындагы бүгенгәчә сакланган әлеге документларга карап 1985 елдагы парад турында күп әйберне күзаллап була. 

ПЧ начальнигы шаккатыра

1985 елда исән Бөек Ватан сугышы ветераннары күп, чара зур масштаблы, урын өчен хәтта трибуналарны күчерергә туры килгән. Тамаша сугыш башланган көн иртәсеннән башлана. Егерме пар егет һәм кыз вальc әйләнә. Бию өзелә... Озату, хушлашу. Аннары икмәк олаулары уза, фронт өчен акча җыюны күрсәтү. Һәм алдан телгә алынган фотолардагы Буа станциясе аша тимер юл төзелешен күрсәтү. Дөрес, аны гадәти фоматта да күрсәтергә була. Әмма оештыручы бу юлы форматлардан чыгарга була: ул чактагы ПЧ-20 җитәкчесе белән паровоз ясау турында сөйләшә. Ә ПЧ начальнигы килешенгәнне дә уздырып җибәрә. “ГАЗ-51” базасында гаҗәп чынга охшаган паровоз ясатып китерә. Машина Энгельс урамыннан төтен  чыгарып, сигнал биреп үзәк мәйданга килгәндә, халык кына түгел, оештыручылар үзләре дә шакката. Кирәк бит! Илгиз Нигъмәтуллин китергән фотоларда нәкъ шул мизгелләр. 

Сценарий  алдан яздырылган фонограмма буенча бара. Барлык чыгышларны, күренешләрне секундын-секундка туры китереп. Рафыйк Галиевич парад белән элемтәсез идарә итә алмаячагын чамалый. Коткарса, радиостанция генә. Хәрби комиссариатныкылар берсе-берсе ун килолы хәтсез авыр була. Янгын каравылы начальнигы, мең авырлык  белән булса да, үзләренә яңа кайтарылган 4 радиостанцияне биреп тора.  Аның каравы, янгын сүндерүчеләр приборны кире кайтарганны алкышлап каршы алалар. Баксаң, алар җирле радио аша трансляцияне дә, рация аша команда биргәнне тыңлап, эш урынында парадта катнашкан кебек утырганнар.

Ә бәйрәмдә 400 кешелек хор чыгышы! Мәдәният бүлеге кушма хор оештырырга тәкъдим итә. Бу хуплана. Анда җырлаучыларны урнаштыру өчен берничә баскычлы махсус постамент ясала. Ул хәтта трибунадан да биегрәк килеп чыга. Әллә ничә баянчы, дирижер. Барысында да махсус тектерелгән бертөсле костюмнар.  Хәзер әйтергә ярый инде. Ә хорчылар баскан агач җайланма астында бөтен сценарий белән идарә итүче музыкаль аппаратураны “яшерәләр”. Оештыручылар да күбрәк шуннан команда бирә.

Очкыч булмаса, вышка бар

Тамашага тагын да “эффект” бирергә теләп, планда авыл хуҗалыгында кулланылучы очкычлар белән сөйләшеп күктән листовкалар яудыру да була. Әмма кемдер моны рәсмиләштерергә омытылып, парадны “шоудан” коры калдыра. Ә типографиядә кызыл кара белән басылган листовкалар үз сәгатен көтеп тора бит! Рафыйк Җәләлов бәйрәм буласы иртәдә элетр челтәрләреннән биек вышкалы хезмәт машинасын китертеп, листовкаларны 18 метрдан халык өстенә очыралар.

“Салютсыз” гына

Программаның беренче вариантларында  соңгы пунктта Җиңү фейрвергы да була. Аны армия сигнал ракеталары белән үткәрергә булганнар. Әмма “салют” тәки планда гына кала.  Беренчедән, бу данәле товарны кулга төшерәсе авыр, икенче яктан, янгын чыгу куркынычы булганга, бу идеядән кире кайтырга туры килгән.

Ялкынлы нотыклар, канәферләр, веноклар, юбилейга лаек программа белән болай да бик җанлы һәм тулы булган бәйрәмнең  тагын бер  кульминациясе ахырга калдырыла.  Мәйданга  иң соңгы булып сроклы хәрби хезмәткә чакырылучылар килә. Егетләр үз адресларына матур теләкләр кабул иткәннән соң, юлга кузгалалар. Бәйрәм шундый “нотада” тәмамлана.

Сюприз

Рафыйк Җәләловның үзе белән парадның планын, сценариен, хәтта кызыл листовкаларны алып килүе бер гаҗәп булса. Ул аларны 41 ел саклаган! Ә кызыл тышлы фотоальбомда  “Байрак”та басылган фотоларның “игезәкләрен” һәм башка рәсемнәрне күрү тагын бер “ах” иттерде.

- Бу фотоальбом үзем өчен дә “шок” булды. Бәйрәм үткәргәнгә 35 елдан соң бер райондашыбыз тапшырды аны миңа. Әти үлде, аның белән бәйле фотоларны калдырмаска уйладык. Ә бу альбомга тотынмадык – бу синеке, диде. Минем өчен бу зур бүләк булды. Форсаттан файдаланып, щлеге бщйрщмне оештыруда булышкан барлык кешеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Ул безнең, чыннан да, килеп чыкты, - ди   Рафыйк Җәләлов.

Менә шулай  итеп, ике фото  тарихы белән күпме истәлек “кубарылды”.

Илсөяр Мөхәммәтҗанова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев