Иртәгә Буаның Килдураз авылында “Күрше” фестивале уза
Иртәгә Буаның Килдураз авылында “Күрше” фестивале уза
Эчтәлекле һәм күңелле бәйрәмне районның “Форпост” үзәге командасы тәкъдим итә. Алар моңа шул исемдәге республика фестиваленең җәйге сезонында “Мост Дружбы – Дуслык күпере” проекты белән җиңү яулап ирештеләр.
“Хәрәкәт, уңайлылык, мирас: гаилә бәхете серләре” дип исемләнгән фестивальдә һәркем күңеленә хуш килгәнне таба алачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Үзәк директоры вазифаларын башкаручы Алсу Хөсәенова әйтүенчә, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм өлкән буыннан кече буынга күнекмәләрне тапшыруга юнәлдерелгән чарада, хәрби әзерлек нигезләре буенча мастер-класслар, спорт ярышлары, милли уеннар элементлары белән эстафеталар, милли ризыклар белән чәй эчү булачак. Бәйрәм 17 сәгатьтә башлана.
23 июль кичендә форпостлылар Мөкерлегә, 13 августта Адав-Толымбайга киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев