Шимбә кичендә 23 сәгать 30 минутта Ульяновск номерлары белән "ВАЗ-2114" автомобиленең дамба астына төшеп каплануы хакында язган идек. ДТП вакытында зыян күрүчеләрнең берсе качкан иде. Ул аягындагы җиңел дәрәҗәдәге яра белән дәваханәгә мөрәҗәгать итеп тормаган. Өстәвенә зыян күргән автомобильне дә алып киткән. ДТП урынын ташлап качучыны әлегә эзлиләр. Ә менә...
Шимбә кичендә 23 сәгать 30 минутта Ульяновск номерлары белән "ВАЗ-2114" автомобиленең дамба астына төшеп каплануы хакында язган идек. ДТП вакытында зыян күрүчеләрнең берсе качкан иде. Ул аягындагы җиңел дәрәҗәдәге яра белән дәваханәгә мөрәҗәгать итеп тормаган. Өстәвенә зыян күргән автомобильне дә алып киткән. ДТП урынын ташлап качучыны әлегә эзлиләр. Ә менә автомобиль табылды! Кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре "Жигули"ны Козловка авылындагы бер ташландык йорт ишегалдыннан табып алып кайттылар. Автомобиль хуҗасы килеп алганчы штрафстоянкага куелды.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев