Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

«Казан егетләре» төркеменнән җырлар, район һәм дәваханә җитәкчелегеннән рәхмәт сүзләре. Буада медицина хезмәткәрләрен тәбрикләделәр

Мәдәни үсеш үзәгендә районның сәламәтлек сагында торучылар өчен шушы көннәрдә тантаналы чара узды.

Ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә алар үзләренең һөнәр бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәм уңаеннан район үзәк дәваханәсе администрациясе озак еллар сәламәтлек сагында торучы һәм нәтиҗәле эшләүче табибларга, медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре һәм Мактаулы исемнәр тапшыруны оештыра.

Район җитәкчелеге исеменнән аларга тәрикләү сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Шакирҗанов, дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов ирештерделәр. Иң җаваплы, хөрмәткә лаек һәм гомерләрен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган  һөнәр ияләренең үзләренә исәнлек-саулык теләделәр. Ленар Рафикович озак еллар Мактаулы һәм намуслы хезмәтләре өчен гомумпрактика кабинеты табибы Әлфия Әхмәтовна Зиятдиновага, участок терапия кабинеты табиб терапевты Ландыш Мансуровна Йосыповага, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау Грамотасын тапшырды, ә дәваханәнең участок кабинеты табиб терапевты Роза Әнвәровна Габитова РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Шулай ук дистәләгән медицина хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы,  район башлыгы Ранис Камәртдинов, үзәк дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов исеменнән тәбрикләүләргә лаек булдылар.

Быел юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарга  Рөстәм Сәмәрханов чәчәкләр бүләк итте. “Казан егетләре”  һәм җирле артистлар башкаруында җырлар барысына да  бәйрәм бүләге булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев