Кичә Буа медицина училищесына укырга  керүчеләр исемлеге билгеле булды
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Буа медицина училищесына укырга керүчеләр исемлеге билгеле булды

Уку йортының рәсми сайтына 2026-2027 уку елына медучилищега укырга кабул ителүгә тәкъдим ителүче абитуриентлар исемлеге урнаштырылды.

 

Аның буенча тугызынчы сыйныфтан соң бюджет урыннарга “Дәвалау эше” белгечлегенә 25, “Шәфкать туташы эше” белгечлегенә 50 кеше тәкъдим ителгән. Тугызынчы сыйныфтан соң бюджеттан тыш  урыннарга “Дәвалау эше” белгечлегенә 13, “Шәфкать туташы эше” белгечлегенә 20 кеше тәкъдим ителгән.

Унбер сыйныф базасында “Дәвалау эше” белгечлегенә 8 кеше кабул итүгә тәкъдим ителгән.

Укырга кабул ителү абитуриентның аттестатындагы уртача балларга һәм өстәмә тестлаштыру нәтиҗәсенә карап  хәл ителде.


Нет комментариев