Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Махсус операциядә һәлак булучыларның туганнары тиешле акчаны бер ел эчендә алачак

Махсус операциядә һәлак булучыларның гаилә әгъзалары бер тапкыр бирелә торган социаль түләүне хәрби үлгән көннән соң бер ел эчендә алачак, диелә Дәүләт Думасының электрон базасында урнаштырылган тиешле төзәтмәдә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк Дәүләт Думасы июль аенда эчке эшләр, җинаять-башкару, мәҗбүри үтәтү системасы, янгынга каршы федераль хезмәт һәм таможня органнарының махсус хәрби операция барышында һәлак булган элеккеге хезмәткәрләренең гаиләләренә торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләүгә хокук алу турындагы закон проектын беренче укылышта кабул иткән иде. Югарыда аталган төзәтмә белән аны бирү вакытына төгәллек кертелә. Инициативаны Дәүләт Думасына март аенда тапшырганнар иде.

Закон проекты документларында билгеләп үтелгәнчә, хәзер закон РФ эчке эшләр органнары, җинаять-башкару системасы органнары һәм учреждениеләре, мәҗбүри үтәтү органнары, янгынга каршы федераль хезмәт һәм таможня органнарының хезмәт стажы 10 елдан да ким булмаган хезмәткәрләренең торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү алуга хокукын билгели. Шул ук вакытта, социаль түләү элеккеге хезмәткәр һәлак булган көннән соң (әгәр ул хезмәт вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә гарипләнү нәтиҗәсендә үлсә) бер ел эчендә аның гаилә әгъзаларына тигез итеп бүленә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев