Россиядә 2024 елның 1 июленнән пенсионерлардан һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнардан торак һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр күчергәндә комиссия алуны тыячаклар. Бүген Россия Президенты Владимир Путин әлеге федераль законны имзалады.
Алардан шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләү вакыты чыккан яки тулысынча түләмәгән өчен пеня алмаячаклар. Ташламага хокуклылар исемлеген Россия Хөкүмәте билгеләячәк.
Федераль почта элемтәсе оешмаларыннан тыш, кредит оешмалары һәм түләү агентларына комиссия алу тыела.
Йомгаклау матбугат конференциясе вакытында Россия Президенты Владимир Путин торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә пенсионерлар өчен комиссия гамәлдән чыгарылачак, дип белдергән иде.
Нет комментариев