Район үзәк дәваханәсе яшь табиблары белән таныштыруны дәвам итәбез
Кичә, бүген, иртәгә

Район үзәк дәваханәсе яшь табиблары белән таныштыруны дәвам итәбез

Лия Маратовна Бикчәнтәева, табиб-педиатр:

 

 

Л. Бикчаентова, фото  из архива Л. Бикчантаевой

 

 

 

- Мин тумышым белән Буадан. Биредә үстем, шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбен тәмамладым. 2020 елдан 2026 елгача Казан дәүләт медицина университетында  укыдым.

Табиб булырга бала чактан ук теләдем. Әти белән әни миңа  уенчыкларны да шундый темага алалар иде. Йомшак уенчыкларны “дәваладым”, кайчан булса да кешеләрне дәвалауга керешәчәкмен, дип хыялландым.  Алдан мин акушер-гинеколог булырмын, дигән идем. Әмма максатчан укуга юллама “педиатрия” бүлегенә иде. Әмма укый башлагач булачак белгечлегем бик ошады, педиатр булырга карар кылдым.

Максатчан уку турында килешү төзегәннән соң, мин инде туган шәһәремә эшкә кайтачагымны белә идем. Дөрес, максатчан килешүне ординатурага керү һәм башка шәһәргә эшкә бару турында кабат төзергз дә мөмкинлек бар иде. Әмма мин Буага кайтырга карар кылдым.

Алга таба “педиатрия” юнәлешендә ординатурада укырга планлаштырам.

 


Нет комментариев