РЖД Казан территориаль идарәсе полигонында ДТПлар саны арта
Кичә, бүген, иртәгә

РЖД Казан территориаль идарәсе полигонында ДТПлар саны арта

Агымдагы елда анда тимер юлны аркылы чыгу урыннарында 5 юл-транспорт һәлакәте булган.

 

 

 

 

 

Әлеге вакыйгаларның өчесе Татарстан, икесе Чуашстан республикасы территориясендә теркәлгән.

Аварияләрнең сәбәпләре: автотранспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, поезд якынлашканда күрә торып тимер юлны аркылы чыгулары.

Канаш дистанция инфраструктурасы әлеге проблеманы булдырмау максатында йөртүчеләр белән профилактика чаралары уздыра.

Аларга тагын бер кат тимер юлда гадәттән тыш игътибарлы булыгыз, моның белән үзегезнең һәм пассажирларыгызның гомерләрен склап калырсыз, дип искә төшерәбез.


Нет комментариев