Сентябрьдә Россия халкын 22 эш һәм сигез ял көне көтә.
Бу хакта РИА Новостига Президент академиясенең Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының Халкының финанс грамоталылыгын арттыру буенча федераль методик үзәге эксперты Екатерина Медякова хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, сентябрь өстәмә ял көннәре булмаган гадәти эш ае булып тора. Анда барлыгы 30 календарь көн, шуларның 22се эш көне, ә сигезе ял көне булачак.
Стандарт биш көнлек эш атнасы белән эшләүче россиялеләр сентябрьдә 176 сәгать эшләячәк.
Медякова сентябрьдә дәүләт бәйрәмнәре булмавын ачыклады. Шуңа күрә ай дәвамында өстәмә ял көннәре, шулай ук кыскартылган бәйрәм алды эш көннәре каралмаган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sentyabrda-rossiya-xalkyn-22-es-ham-sigez-yal-kone-kota-5927858
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев