Татарстанда муниципаль районнарның энциклопедияләрен әзерлиләр.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Буа районы энциклопедиясен әзерли # Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстан муниципаль районнары энциклопедияләрен төзүгә кереште.
Проект республика Рәисе кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Беренче китапларны Буа, Чүпрәле, Спас һәм Арча районнары өчен әзерлиләр, дип сөйләде институт директоры Эльмира Галимова «Җиде көн +»программасында. Бер тулы канлы энциклопедияне әзерләү ике елга якын вакытны ала
Хезмәттәшлек турындагы тәкъдимгә беренчеләрдән булып Буа, Чүпрәле һәм Спас районнары җавап бирде. Соңрак аларга Арча районы да кушыла. Бер тулы энциклопедияне әзерләү ике елга якын вакытны ала. Халыкны муниципалитетлар тарихы белән тизрәк таныштыру өчен институт энциклопедик очерклар чыгара башлады
Нет комментариев