Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларына акчалата бүләкләү тәртибен раслады.
Әлеге чара укучыларның интеллектуаль ярышларда югары нәтиҗәлелеген тәэмин итүче педагогларның һөнәри эшчәнлеген стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
Дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмалары укытучыларына Туган тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадаларында, шулай ук татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен 115 мең сум күләмендә акчалата бүләк түләнәчәк. Билгеләнгән квота ел саен иң яхшы 13 белгечне бүләкләүне күздә тота.
Түләүләрне алучыларны Билгеләү процессы конкурслы сайлап алуны үткәрүне күздә тота, аны оештыруны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үз өстенә ала. Кандидатларны бәяләгәндә, эксперт комиссиясе тәрбияләнүчеләрнең соңгы өч елдагы казанышлары күрсәткечләрен исәпкә алачак.
Әлеге бүләкләү бер мәртәбә бирелә һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-tele-ukytucylary-ukucylarnyn-unyslary-ocen-115-men-sum-alacak-5928226
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев