Бүген Татарстанда бурсыкка ау сезоны ачылды. Ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында.
Ведомствода бурсыкка ау вакытында гамәлдә булган чикләүләр турында искә төшерәләр. Аерым алганда, хайваннарның ояларын җимерү һәм казу тыела.
Искәрмә буларак, ауда кулланыла торган эткә ярдәм итү өчен ояны өлешчә казу рөхсәт ителә. Ау тәмамланганнан соң ояның казылып алынган участокларын тулысынча туфрак белән күмәргә кирәк.
Шулай ук аучыларга корыч дугалы стандарт аякны эләктерә торган капкыннарны куллану тыела.
Моннан тыш, бурсык аулаганда элмәкләр, пневматик ау коралы, ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән башка ау җайланмалары куллану тыела.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bursykka-au-sezony-baslandy-5927815
Нет комментариев