Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә республикада һава торышы чагыштырмача салкынрак булачак. Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, талгын. Төнлә - 2 -7, аязган вакытта 9-12 градус салкын булачак. Көндез 2 градус салкыннан - 3 градуска кадәр...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә республикада һава торышы чагыштырмача салкынрак булачак. Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, талгын. Төнлә - 2 -7, аязган вакытта 9-12 градус салкын булачак. Көндез 2 градус салкыннан - 3 градуска кадәр җылы. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
10 мартта аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшемнәр күзәтеләчәк. Җил көньяктан, талгын. Төнлә -1..-6, аязган вакытта -10 градуска кадәр салкын. Көндез -2..+3 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
11 март көнне аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяктан, талгын. Төнлә -3..-8, аязган вакытта һәм көнчыгыш районнарда -9..-14 градус салкын, көндез -4..+1 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев