Татарстанның халык артисты, Буа районыннан якташыбыз гаиләсендә шатлыклы вакыйга
Татарстанның халык артисты, безнең якташыбыз Буа районында туган Раил Сәдриев гаиләсендә шатлыклы хәл булды.
Безнең якташыбыз Раил Садриевның улы Фарит өйләнгән. Кәләшнең исеме дә – Эльмира. Бу хакта Раил Садриевның хатыны Эльмира Сәдриева социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Бәхетле булыгыз, балалар! Безнең гаилә тагын бер Эльмирага тулыланды», – дип язган ул. Хәзер Садриевлар гаиләсендә өч Эльмира: Раил Садриевның сеңлесе, хатыны һәм хәзер килен дә шундый исемле булган.
Фарит – Раил һәм Эльмира Садриевларның бердәнбер улы. Яшьләргә бәхет телибез. Яшь Садриевлар Мәскәүдә яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев