Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю штабында еш кына Буа ветеринария техникумы студенты Александр Буркинны очратырга мөмкин. Беренче карашка — гади егет, әмма аның яшь армияче булып узган җитди юлы бар.
«Форпост» хәрәкәтендә ул нибары ике ел булуга карамастан, Саша иң актив ярдәмчеләрнең берсенә әверелгән. Александр өчен фронтка ярдәм — ул бурыч. Чөнки хәзерге вакытта аның иң кадерле кешесе —әтисе СВОда. Александр Буркин-өлкән махсус хәрби операция зонасында рота командиры булып хәрби бурычын үти.
— Ул командир улы, әтисенең улы. Башкача була да алмый. Штабта йөк төяргә яки әйберләр сортларга ир-атлар көче кирәк булганда, Саша һәрвакыт беренчеләр рәтендә. Ул моны горурлык белән эшли, — дип сөйли аның турында «Форпост» отряды җитәкчесе Алсу Хөсәенова.
Ләкин аның иң дулкынландыргыч өлеше эш беткәч башлана. Өстәл артына утыргач, егет кулга каләм һәм кәгазь ала.

Алгы сызыкта могҗиза
Сашаның солдатларга язган хаты азагында исем-фамилиясен генә күрсәтә. Бу хатлар гуманитар ярдәм белән бергә «алгы сызыкка» киткән.
Берникадәр вакыт узгач, позициядә булган Александр Буркин-өлкән кулына Буа районы волонтерларыннан хат эләгә. Ул «өчпочмакны» ача, һәм ул таныш почеркны таный.
— Әти хатны укыгач, күзләреннән яшьләр килгәнен сөйләде. Хатымны саклаган, ялга кайткач, рәхмәт сүзләре әйтеп, үз куллары белән миңа тоттырды, — дип искә ала Саша Буркин.
Бу мизгел яшь волонтер өчен үзенә күрә бер бүләк була.

Хезмәт дәвам итә
Штаб эшчәнлеген дәвам итә — кабат йөк җыярга әзерләнә башлады. Ярдәм җыелгач, иртәгә китәсе көнне Александр гуманитар йөк төяргә машинага тагын барачакУл моны әтисе кебекләр җтңеп кайтсын өчен эшли.
Кайберәүләр корал белән кулларына Ватан бурычын алгы сызыкта булганда, Саша кебекләр гаиләдә чын ир-ат булып калып, тылны тота.
Әлфинур Йосыпова.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев