Үзәк паркта Буа мәдрәсәсе шәкертләре чыршылар утыртты
Кичә, бүген, иртәгә

Үзәк паркта Буа мәдрәсәсе шәкертләре чыршылар утыртты

Шәһәр башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел көз агачлар утырту акциясе төгәлләнеп килә

Әмма көзнең матур көннәре моңа мөмкинчелек биргәндә файдаланып калырга тырышалар. Бу эштә кабат мәдрәсә шәкертләре ярдәмгә килгән. Өч еллык берничә төп  нарат паркның җәяүлеләр йөри торган юл тирәсенә утыртылды.Фото шакирдов Буинск

Яхья Асаинов Мордовия Республикасыннан дини белем алырга килгән.  Агач утырту бик саваплы эш булуын әйтә. Буа бүген дә заманча шәһәр ди, әлеге наратлар биек булып үсеп киткәч, әйләнә-тирәне тагын да бизиячәкләренә өметләнә. 30 ел урман хуҗалыгында хезмәт куйган, йөрәге белән урманчы булган, Сергей Кириллов шәкертләргә чыршыларны ничек дөрес итеп утырту кирәге турында турында кат-кат аңлата. Бүген ул МППЖКХда хезмәт куя.

- Болар өч еллык наратлар, яхшы итеп су сипкәч, үсеп китәргә сәләтлеләр. Тамырларын күмгәч, әкрен генә тартып куярга кирәк. Наратларның тамырлары өскә күтәрелеп калса, бик авыр китәчәкләр. Аннан туфракта тамыр янында һава калмасын өчен төпләрен әйбәтләп таптарга кирәрәк, ди.

Шул арада цистернасына су тутырган “КамАЗ” да килеп җитте. Бер төпкә, бер чиләктән дә аз сибергә ярамый! Урманчы су сибүчеләргә дә бу хакта кат-кат кисәтте. Чыршыларның исән-сау үсеп китүләрен телибез.


Нет комментариев