Былтыр Зур Фролово авылында котыру чире белән бер төлке барлыгын ачыклаганнар.
Татарстанның берничә районында мәчеләр һөҗүменнән соң котыру авыруы буенча карантин кертеләчәк Татарстанда кыргый хайваннарның котыру авыруы белән бәйле киеренке вәзгыять саклана. Республикада бу авыру буенча 29 нокта теркәлгән, 18 районда һәм Казанда очраклар ачыкланган.
Хайваннар вакцинацияләнә, төлкеләрне аулау бара. Котырынуны ничек танырга һәм куркыныч хайван белән очрашканда нишләргә – «Татар-информ»материалында. «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләгән. Аның сүзләренчә, ел башыннан 18 районда 29 имин булмаган пункт теркәлгән: Алабуга, Зеленодольск, Бөгелмә, Минзәлә, Мамадыш, Сарман, Нурлат, Тукай, Актаныш, Зәй, Лаеш, Алексеевск, Кукмара, Спас, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Баулы, шулай ук Казанда.
Аның мәгълүматлары буенча, узган елда төбәк буенча 14 муниципаль районда 21 пункт теркәлгән. Алабуга районында – өч, Әлмәт, Биектау, Зәй һәм Сарман районнарында – икешәр, Әгерҗе, Балтач, Буа, Кама Тамагы, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба һәм Теләче районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Нет комментариев